Яңа елда районның тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча атналык киңәйтелгән беренче киңәшмә узды.

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел каникуллары җитди вакыйгаларсыз узды. Район буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы Ленар Сәлимгәрәев хисап тотты. Ленар Фазлыймехәммәт улы сүзләренчә, кәрәзле телефоннар белән кылынган мошенниклык очраклары ешайган. Урыссу үзәк район хастаханәсе буенча бер атна эчендә мәгълүматны Светлана Шакирова тәкъдим итте. Район җитәкчелегеннән “Тәртип урнаштыру” МУП адресына кар чистарту һәм чыгару эшен көчәйтү буенча йөкләмә алынган. Киңәшмә барышында 2022 елда Ютазы районында төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру буенча хисап белән РБКның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International