Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!
Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Сезнең һөнәрегез, закон, гражданнарның конституциячел хокуклары һәм ирекләре сагында торган юстиция органнары системасында иң мөһиме. Күзәтчелек тармагы хезмәткәрләренең компетентлыгы һәм хезмәт бурычына тугрылыгы хокукый җәмгыять һәм дәүләт төзүнең мөһим нигезе булып тора.
Ышанам ки, киләчәктә дә сез дәүләт мәнфәгатьләрен һәм һәр кеше мәнфәгатьләрен саклау буенча гражданлык һәм хезмәт бурычыгызны намус белән үтәрсез.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, алга таба да катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә уңышлар телибез!
Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин