Ютазы хатын-кызлары советы активлаша

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Районның хатын-кызлар хәрәкәте активистлары быел беренче тапкыр район җитәкчелеге белән очрашты.

Наилә Хөснетдинова җитәкчелегендә эшләүче район хатын-кызлар советы активистлары, түгәрәк өстәл янына җыелдылар һәм киләсе елда эш юнәлешләрен билгеләделәр. Әлеге очрашуда катнашкан район башлыгы Аяз Шәфигуллин, кыскача гына муниципалитет проектлары белән таныштырды, алар 2023 елда тормышка ашырылачак. Бүгенге көндә күптән көтелгән район музеен төзү программасы старт алды инде: туган якны өйрәнү музее өчен билгеләнгән Урыссу поселогы биналарының берсендә ремонт эшләре бара. Шулай ук, район башлыгы билгеләп үткәнчә, Урыссу поселогында эчәргә яраклы суның сыйфаты ачык мәсьәлә булып кала, шуңа бәйле рәвештә чистарту корылмалары төзи башлау планлаштырыла. Муниципалитетның Октябрьский юлы буйлап - автозаправка станциясеннән күпергә таба -  тротуар төзү карарын вакытлы һәм күңелле хәбәр дип атарга мөмкиндер, мөгаен. Ягъни, яр буйлары заманча, вакыт таләбенә җавап бирә торган пляж белән модернизацияләнгән Әбсәләм күленә, әйтик, скандинав йөреше белән яки гадәти йөреп кайтырга мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International