«2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруны оештыру һәм әзерлек» темасы буенча. Җыелышта директор, директор урынбасарлары, укытучы-предметчылар, сыйныф җитәкчеләре һәм 9 сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты.
Җыелышта ата-аналарны таныштырдылар:
- ДЙА, рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсендә катнашуга гаризалар бирү срогы, урыны һәм тәртибе белән;
- рус теле һәм ДЙА буенча йомгаклау әңгәмәсен уздыру тәртибе белән;
- ДЙА тапшыру өчен предметлар исемлеге белән;
- имтихан уздыру пунктында тыелган һәм рөхсәт ителгән укыту чаралары исемлеге белән;
- имтиханнан чыгарып җибәрү процедурасы белән, объектив (сәламәтлек торышы) буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлау процедурасы белән; - резерв срокларда ДЙА тапшыру шартлары белән; ДЙА нәтиҗәләре белән танышу урыны һәм вакыты белән;
- ДЙА үткәрүнең билгеләнгән тәртибен бозу турында апелляцияләр бирү вакыты, урыны һәм тәртибе белән, куелган баллар белән килешмәүгә бәйле аппеляцияләр бирү тәртибе белән;
- аттестат алу өчен кирәк булган минималь баллар белән;
- кирәк булганда психологик ярдәм күрсәтү турында.