“Сөембикә” яшьләр иҗаты үзәгенең хореография коллективы Бөек Устюг шәһәренең “Морозные узоры” 42 халыкара фестиваль-конкурсында катнашты.
9 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр Бөек Устюг шәһәрендә "Морозные узоры" 42 нче халыкара иҗади фестиваль-конкурсы узды.
"Кызыклы сәяхәт Раштуа бәйрәме көнендә башланды һәм гадәти булмаган көнне җомга -13 гыйнварда тәмамланды . Иҗади затлар хорафатларга ышануга карамастан, бу сәяхәт безнең өчен онытылмаслык кызыклы булып чыкты.Фестивальдә Россиянең төрле шәһәрләреннән 500дән артык кеше катнашты. Бөек Устюг безне "себер" салкыннары белән каршы алды, ләкин бу аның бөтен матурлыгы белән хозурланырга комачауламады. Конкурста чыгышлар экскурсияләр һәм мастер- класслар белән чиратлашты.
Кыш Бабай биләмәсенә кергән балалар һәм өлкәннәр әкияткә ышанды. Һәркем Кыш Бабай белән аралаша алды һәм аның тәхетендә утырып, теләген әйтә алды. Әлбәттә инде, барлык катнашучылар да бүләкләр алды. Конкурс программасы, чаралар һәм сәфәр үзе коллективның һәр катнашучысында онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Ә бу иң мөһиме! Ләкин ял итәргә вакыт юк, безне киләсе фестиваль көтә...” – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ансабль җитәкчесе Альбина Әхмәдишина. Жюри хөкеменә ике бию тәкъдим ителде. Чечен халык биюе фестивальнең ябылу гала-концертында катнашуга лаек булды. Фестиваль йомгаклары буенча ике номер да 3 дәрәҗә лауреат дип табылды, ә җитәкче Альбина Әхмәдиева "Халык традицияләрен саклаган өчен" исемле рәхмәт хаты белән бүләкләнде.