“Гаилә – тынычлык нигезе” - күп этаплы бөтенроссия социаль гаилә проекты, традицион гаилә кыйммәтләрен яклауга һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән, Анна Юрьевна Кузнецова - РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең аналарны, балачакны яклау һәм гаиләгә ярдәм комиссиясе рәисе Анна Юрьевна Кузнецова башлангычында булдырылды.
Татарстан Республикасында проект Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Проектның төп максаты җәмгыятьтә ана булу, ата булу, балачак, шулай ук берничә буын бәхетле яшәгән гаилә образын ныгыту. Бурыч шунда ки, реаль Россия гаиләләре мисалларында туганнар арасында дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәтләрне күрсәтү, традицион гаилә таянычы булган кешеләрнең уңышлы тарихларын сөйләү, шулай ук соңгы елларда социаль челтәрләрдә, күбесенчә яшьләр арасында таратыла торган индивидуаль яшәү мөмкинлеге турындагы стереотипларны җимерү.
Проектны эшләүчеләр гаилә бәхетенең төп шартын - аның һәр әгъзасының шәхси өлешен аерып күрсәтәләр. Шуңа күрә макетларда тәкъдим ителгән образларда максатчан аудиториядән һәр кеше үзен таный һәм уңышлы, нык һәм имин гаилә булдыруда үз ролен күрә ала.
Проект презентациясе белән сылтама буенча таныша аласыз /file/jutaza/File/Семья_Презентация проекта 2023(4).pdf