Урыссулылар Иске Яңа елны күңелле каршы алды

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Район мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган бәйрәм концерты узды

 

13 гыйнварда поселокта яшәүчеләр район мәдәният йортында традицияләргә хөрмәт күрсәтергә һәм күңел ачарга җыелды.

 

Яңа ел номерларын җирле солистлар һәм иҗат коллективлары башкарды. Концерт азагында Кыш бабай белән Кар кызы урыссулыларны бәйрәм белән котладылар һәм барысын да район мәдәният йорты фойесына ретро стилендәге Яңа ел дискотекасына чакырдылар.

 

Чара позитив кәефтә үтте. Бәйрәм кунаклары, концерттан хозурланганнан соң, чыршы янында күңелле музыкаль ретро-композицияләргә биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International