Урыссу балалар иҗат үзәгендә Иске Яңа ел көне уңаеннан чара узды

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар иҗат үзәгендә «Кыш бабайда кунакта» конкурс – уен программасы узды

Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әби-бабаларыбызның Иске Яңа елны ничек билгеләп үткәннәрен белделәр.

Чара дәвамында балалар бергәләп җырлар җырладылар, уйнадылар, биеделәр. «Сихерче карчык себеркесе», «Кар бөртекләрен җый», «Кыш бабай һәм Яңа ел», «Кем тизрәк?», "Шат күңелле куянкайлар" һәм башка бик күп  эстафеталарда һәм конкурсларда балаларның күзләрендә шатлык һәм бәхет нурлары чагылды.

Күптән көтелгән Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килделәр, балаларны әйлән-бәйләнгә чакырдылар.

Чара ахырында Кыш бабай балаларга бүләкләр өләште, дәртле дискотека тагын да яхшырак кәеф өстәде.

Бәйрәм тәмамланганнан соң балалар һәм педагоглар бергәләп Яңа ел чыршысын “чишендерделәр”.

 

- Иске Яңа ел кичәсе уңышлы үтте! Укучыларыбызның барлык хыяллары һәм теләкләре тиздән тормышка ашыр дип ышанасы килә!- балалар иҗаты үзәге педагогы Гөлчәчәк Вәлиева хис-кичерешләре белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International