2 нче сыйныф укучылары «Чистодей» фильмын карадылар

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

 

Фильмның төп герое София белән бергә балалар гаиләнең һәм хезмәтнең һәр кеше тормышында гына түгел, ә нәкъ менә гаиләдә бер-береңне хөрмәт итәргә, якыннарыңа мәхәббәт күрсәтергә өйрәнүләрен, традицияләр салынуын белделәр.

 

Әлеге фильм балаларны һәр хезмәтне кадерләргә һәм хөрмәт итәргә өйрәтә. Үз-үзең өстендә эшләү - иң авыр хезмәт. Фильмны караганнан соң, балалар нәтиҗә ясадылар: гаиләдә бер-береңне хөрмәт итү һәм бер-береңә ярдәм итү, мөнәсәбәтләрдә мәхәббәт һәм кайгыртучанлыкны югары бәяләү бик мөһим, ә матди кыйммәтләр мактану өчен сәбәп түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International