14 гыйнварда "Дуслык сыйныфы серләре" ата-аналар комитетлары республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Әлеге конкурс белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының укучыларны тәрбияләүдә иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Катнашучылар "Визит карточкасы", күргәзмә, "Педагог һәм остаз - укырга һәм өйрәнергә" иҗади номеры, шулай ук "Халык мәдәнияте һәм традицияләре" иҗади проектын якладылар.
Конкурс күрсәткәнчә, ата - аналар комитетлары әгъзалары һәрвакыт мәктәп тормышы вакыйгаларының үзәгендә, балалар мәнфәгатьләрендә яшиләр, авырлыкларны җиңәләр, бөтен белем бирү оешмасының укытучы – укучы - ата-ана уңышларына шатланалар.
Конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз
Җиңүчеләр дип түбәндәге ата-аналар комитетлары танылды:
#Урыссу гимназиясе
#Урыссудагы 3 санлы мәктәп
Конкурсның призеры - #Иске Урыссу мәктәбенең
ата-аналар комитеты