Балаларга полиция хезмәткәрләренә куела торган таләпләр турында сөйләделәр, Эчке эшләр министрлыгының уку йортлары белән таныштырдылар.
Әңгәмә вакытында яшүсмерләрнең куркынычсыз һәм җаваплы тәртибе сораулары да күтәрелде. Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау кебек мөһим теманы читләтеп үтә алмадылар. Полиция хезмәткәре хокук бозучыларны ачыклау эшенең ничек алып барылуы, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.