Ильмир Латыйпов чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә алтын медаль яулады.
Үзешчәннәр һәм безнең чаңгычылар командасы катнашында чаңгы ярышлары 13-15 гыйнварда Казанда узды. Юниорлар, ир-атлар, юниоркалар һәм хатын-кызлар 10, 15 км дистанцияләрдә классик һәм ирекле стильдә көч сынаштылар.
Чираттагы тапкыр Ютазы районы чаңгычылары лаеклы чыгыш ясады. Хатын – кызлар арасында 10 км дистанциядә Ильмира Әхмәтшина - көмеш, ә Лилия Габитова бронза медаль яулады. Ир-егетләр арасында югары классны Ильмир Латыйпов күрсәтте: ул 15 километрлы дистанцияне бер сулышта узып, лаеклы көндәшләрен артта калдырды. Шулай итеп ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм беренче урынны алды.
ТР беренчелеге нәтиҗәләре буенча Ильмир Латыйпов чаңгы ярышлары буенча ТР җыелма командасы составына кертелде. Җыелма команда белән бергә аңа февраль уртасында Златоустта узачак Россия беренчелегендә катнашырга туры киләчәк.