Бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе котлаудан башланды.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм Федераль казначылык оешуга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең Ютазы районы бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гыймаевага Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды; Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең Ютазы районы бүлеге казначейлары Лилия Ситдыйкова Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча оператив хәл турында полиция начальнигы Айваз Зыяров хәбәр итте.
Урыссу үзәк район хастаханәсе, аның баш табибы Светлана Шакирова хәбәр иткәнчә, штат режимында эшли, хастаханәгә халык мөрәҗәгатьләре кимегән, халыкны диспансерлаштыру буенча эш башланган. Узган атнада булган янгын һәм аның нәтиҗәләре турында янгын часте начальнигы Фәнил Солтанов хәбәр итте. Әбсәләм авылында сыер абзары янган, хайваннарны коткарып калып булмаган.
Гадәттәгечә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарларының, тормыш тәэмин итү бүлекләре һәм хезмәтләре башлыкларының агымдагы эше турында докладлар яңгырады. Киңәшмә алдагы атнага беренчел бурычларны билгеләү белән тәмамланды.