Командада катнашучыларның берсе - "Хонда" классында беренче урын алган кыз турында тулырак сөйлисе килә.
Исегезгә төшерәбез, Күптән түгел Урыссу картодромында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы кубогына Көньяк - Көнчыгышның кышкы картинг буенча VII ачык ярышлары узды.
Диләрә Насыйрова – картинг узышы белән мавыга торган ун яшьлек укучы кыз. Гүзәл зат өчен мондый гадәти булмаган хобби бөтенләй очраклы түгел. Аның әтисе Айрат Насыйров тренер Сергей Косолапов белән бергә "Шмель" район картингчылары тренеры. Кыз картинглар белән сабый чактан ук таныш. Аны бирегә конкуренция рухы, тизлек һәм адреналин җәлеп итә. Олы абыйсы Илдан да балачактан картинглар белән шөгыльләнә, нәкъ менә ул сеңлесе өчен үрнәк булган. Биш яшеннән Диләрә картингта узыш белән кызыксына башлый, узыш машиналары, машина йөртү техникасы, механика белән таныша. Алты яшендә беренче тапкыр картинг штурвалы артына утыра. Һәм, ниһаять, бу спорт төренә гашыйк була.
Диләрә - гади мәктәп укучысы, Урыссу башлангыч мәктәбенең дүртенче сыйныфында укый. Мәктәптә үзен тырыш укучы буларак күрсәтә. Классташлары белән дус-тату һәм ярышлардагы уңышлары белән масаймый.
- Диләрә Насыйрова мәктәптә укыганда үзен яхшы сәләтле укучы буларак танытты. Уку материалын җиңел үзләштерә, математика белән күбрәк кызыксына. Диләрә - аралашучан кыз, сыйныфташлары белән дус, класс һәм мәктәп тормышында актив катнаша. Укытучыларга һәм мәктәпнең барлык хезмәткәрләренә ихтирамлы, - ди укытучысы Миләүшә Камалтдинова.
Диләрә мине акыллылыгы һәм җитдилеге белән сокландырды! Аның барысы да уңышлы булыр дип ышанам!