Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү елына бер тапкырдан артык үткәрелми һәм ким дигәндә өч елга бер тапкыр үткәрелә. 2022 елда Ютазы муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре тарафыннан зур эш башкарылды. Аның максаты гомумбелем бирү, мәктәпкәчә, спорт һәм мәдәни-ял учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү. Сораштыруны сылтама буенча үтәргә мөмкин: https://jutaza.tatarstan.ru/oprosi-dlya-nezavisimoy-otsenki-kachestva-uslug.htm
2023 елда мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә муниципаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына 3 мәдәният учреждениесендә һәм 33 мәгариф учреждениесендә бәйсез бәя бирү планлаштырыла. Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү нәтиҗәләре буенча сайтта бастырыла торган учреждениеләр рейтингы формалаштырыла www.bus.gov.ru