Иҗат канәгатьлек алу гына түгел, ә фантазия һәм эшчәнлек өчен тулы ирек.
Кул эшләре белән шөгыльләнү - шактый күп вакыт таләп итә торган процесс, мондый җентекле эш ныклык, түземлек һәм ирекле игътибар таләп итә, ә бу аеруча укучылар өчен бик кыйммәтле сыйфатлар. Безнең яшь кул эшләре осталары якыннары өчен зур теләк белән матур әйберләр һәм бүләкләр ясый. Бу бит тулы бер сәнгать, чөнки тукыма кисәкләреннән - курчак яки аю баласы, сәйлән бөртекләреннән беләзек килеп чыга.
Дәресләргә рәхим итегез.
"Мастерица" берләшмәсе, педагог Галипова Л. А.