Диләрә Әһлиуллина мәктәптә химияне укучыларына республика фән олимпиадаларында үзләрен танытырлык итеп өйрәтә.

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бәйрәкә мәктәбенә бару тагын бер фикерне ныгытырга ярдәм итте: ни генә әйтмә, авыл балалары тәрбияле инде! Аларның “исәнмесез”енә чак-чак җавап кайтарып өлгерә алдык. Химия һәм биология укытучысы Диләрә Миңнерахман кызы Әһлиуллина белән алдагы әңгәмә аның чираттагы укучысының чираттагы уңышы белән бәйле иде. Эш шунда ки, 10нчы сыйныф укучысы Әлфинә Ямаева инде икенче ел химия буенча республика олимпиадасы призеры булды. Чынлыкта, бу кызның «Олимпка юл»ы (Казанда республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәкъ менә шундый исем астында уза) «Химия» предметы белән генә түгел, башка фәннәр белән дә бәйле. Әлфинә шулай ук рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеме, физика, математика, экология буенча муниципаль олимпиадаларда җиңүче. Моннан тыш, әлеге фәннәр буенча ул үзе турында республика дәрәҗәсендә дә белдергән. Сүз уңаеннан, Бәйрәкә мәктәбенә килгән көнне Әлфинә Ямаева Казанга математика буенча олимпиадада катнашырга киткән иде.

- Ул һәр фәнне өйрәнүгә җентекләп якын килә, - ди үзенең тәрбияләнүчесе хакында Диләрә Әһлиуллина. - Бу фән аңа ошаса да, ошамаса да . Әлфинәнең чыннан да уникаль потенциалын аңлап, мин аңа хәтта бәлки сиңа берәр айти- лицей сайларга кирәктер дидем. Ләкин ул биредә калды. Авыл мәктәбендә дә яхшы белем базасын тупларга мөмкин. Кагыйдә буларак, безнең укучылар бишенче сыйныфта ук булачак һөнәр турында уйлана башлый. Чөнки нинди вузга керәсең, шунда керү имтиханы булган  предметларны тирәнрәк өйрәнәсең. Әйтик, Сөмбел Ямаева - биология буенча олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчесе. Якын киләчәктә әлеге фәннәр укытучысы булыр, дип  ышанасы килә. Нәкъ менә Бәйрәкә мәктәбендә. Шулай дип Сөмбел үзе карар итте. Миңа  үз шәкертем өчен шатланасы гына кала. Тагын бер унынчы сыйныф укучысы Рәмис Касыймов медицина университетына укырга керергә җыена. Бу өч сәләтле бала мин укыткан предметларны профильле өйрәнә.

 

Бәйрәкә мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары мөдире Гүзәл ХАЛИКОВАның шәрехләве:

 

Россиядә 2023 ел – Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, Татарстан буенча - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип. Диләрә Әгълиуллина - тулаем алганда, көчле педагог. Аны тулысынча остаз дип атарга мөмкин, чөнки инде бүген аның эзеннән барырга теләүчеләр шактый. Табигый-фәнни предметларны профильле сайлаган чыгарылыш укучыларыбыз ел саен сайланган югары уку йортларына укырга керә. Әйтик, Сөмбел Мөхәммәтгалиева, Азалия Мөхәммәтшина һәм Алсу Гомәрова медицина вузына укырга керделәр. Белем һәм предметларга мәхәббәт базасын, һичшиксез, Диләрә Миңнерахман кызы бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International