Хач ману көнендә, район халкы һәм кунаклары, борынгыдан килгән гореф-гадәтне кабатларга теләп, Әбсәләм күленә килә. Бу көнне кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең шәфкате кагыла, ә су аерым энергетик структурага ия була. Гадәти краннан вакытында су җыйсаң да, әлеге аккан су да изге булачак. Аллаһы Тәгаләдән үзенә һәм якыннарына сәламәтлек сорап мөрәҗәгать итеп, кыю христиан дине тарафдарлары башлары күмелерлек итеп бәкегә чумды, кайберәүләр аякларын гына бәкегә тыгып карады һәм кире борылып китте, кайберәүләр исә гадәти булмаган тамашага читтән генә сокланып торды.