Лаборатория хезмәткәрләре эчәргә яраклы су һәм агып төшүче су анализларын үткәрү турында җентекләп сөйләделәр, чистарту корылмалары эшенең барлык этапларын күрсәттеләр.
Яшь экологлар ни өчен чит әйберләрне унитазга ташларга ярамаганын белделәр, чөнки бу салфеткалар, колак чистарту таякчыклары һәм чәчләр, чистарту корылмаларын сафтан чыгаралар, шуның белән Ык елгасы пычрана.