Танылган француз язучысының иң популяр әкиятләре балалар йөрәкләрен яулап ала. Перро таланты аркасында бөтен дөнья Кызыл Калфакны, Итекле Мәчене, Золушканы белде. Ул әкиятләрне әдәби жанр ясаган язучыларның беренчесе иде. Үзәк балалар китапханәсе мөдире Светлана Кунафина балаларны язучының тормыш юлы белән видеоролик күрсәтеп таныштырды. Шулай ук балалар «Кәрзиннән табышмаклар» һәм «Могҗизалы әйберләр музее» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Чарльз Перро әкиятләрен белүләре һәм актив катнашулары өчен балалар дәртләндергеч татлы бүләкләр алдылар.