2023 ел Урыссу үзәк район хастаханәсенең физиотерапия буенча шәфкать туташы Венера Гарипова тормышында түгәрәк даталар белән истә калачак

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Венера Җәүдәт кызының - 50 яшьлек юбилее

 

Быел ул шулай ук хезмәт юбилеен билгеләп үтә – язын аны Урыссу үзәк район хастаханәсенә эшкә кабул итүгә 30 ел тула. Шуларның 24 елын югары квалификация категорияле шәфкать туташы безнең учреждениенең физкабинетында эшләүгә багышлады.

- Кечкенә чакта әнием теше сызлаудан интегә иде. Мин аңа ярдәм итәргә тели идем, шуңа күрә теш табибы булырга хыялландым. Әмма медицина югары уку йортына керү мөмкин булмады. Шуңа да карамастан, мин Туймазы медицина училищесын тәмамладым һәм кешеләргә файдалы һөнәрман булдым, - дип сөйли Венера Гарипова.

Шәфкать туташы башкарган эш зур җаваплылык һәм игътибар таләп итә. Пациентларның сәламәтләнүе күпмедер дәрәҗәдә аларның бай тәҗрибәсенә бәйле, шуңа күрә аларга даими рәвештә уяу булырга, белемнәрен һәм күнекмәләрен тулыландырырга туры килә. Венера Җәүдәт кызын пациентлар тирән белеме, кешелеклелеге һәм җылы сүзе өчен яраталар. Ул безнең сәламәтлек саклау оешмасының иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнаша.

Эштән буш вакытларын ул гаиләсенә багышлый. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Венера ханым якыннарын тәмле ризыклар белән сыйлый, ә ул караган бакча чәчәкләр белән генә түгел, яшелчә, җиләк-җимеш белән дә сөендерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International