Очрашуның кунагы - озак еллар «Аккош» балалар бакчасы мөдире булып эшләгән педагогик хезмәт ветераны, бүгенге көндә Иске Каразирек авылы ветераннар советы рәисе Әхмәтова Розалия Хәйбрахман кызы.
Розалия апа күңелле әңгәмәдәш, балалар бакчасында эшләгән елларны искә алдылар, ветераннар советының эше белән таныштылар. Розалия Хәйбрахман кызы шигырьләр яза, үзешчән сәнгать конкурсларында катнаша. Балалар ишеткән шигырь һәркемгә кагылды. Без Розалия Хәйбрахман кызына хатирәләре, хезмәте, җылы теләкләре өчен рәхмәтле!