Николай Иванович балаларга Башкортстанның Бакалы районы Дияш авылында узган “яланаяклы” балачагы турында сөйләде.
Чын мәгънәсендә, яшьлекләре ачлыкта һәм ялангачлыкта узган.
- Дуңгызларга һәм сыерларга ашаткан бар нәрсәне без дә татып карадык, - ди ул ачынып. – Ни эшләмәк кирәк, сугыш, колхозчылар авыр яшәде. Сугыш чорында ул башлангыч сыйныфларда укыган. Физкультура урынына мәктәпләрдә хәрби эш укытылган. Балалар кунакны зур кызыксыну белән тыңлады. Диалог җылы һәм дустанә шартларда үтте.