Узган ялларда Лениногорск шәһәрендә Көньяк-Көнчыгышның кышкы картинг буенча VII ачык ярышларының өченче этабы узды.
Ярышларда республиканың ун шәһәреннән 113 кеше катнашты. Ютазы районы картингчыларының «Шмель» командасы "Шипы" зачетында беренче урынны алып, туган районнарын лаеклы рәвештә тәкъдим итте.
Барлык класслардагы картингчыларның өч узышы егетләрнең ярышка ни дәрәҗәдә оста әзерләнүләрен күрсәтте. Гомуми команда нәтиҗәләреннән тыш, призлы урыннарны Урыссуның яшь пилотлары да алды: Арсений Шерер «Милли юниор» классында - икенче урын, Рүзәл Гәрәев «Мини» классында - икенче урын, Диләрә Насыйрова «Хонда» классында өченче урын алды.
«Шмель» командасына яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез. Афәрин!