19-22 гыйнварда Казанда мөһим спорт чарасы – 14-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән 500 спортчы катнашты. Ютазы районын "Олимп" СМ самбо секциясендә тәрбияләнүче Софья Игонина лаеклы тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, кыз самбо буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы булып тора. Яшь самбочыны тренерлар Хәлил Фәрхетдинов һәм Равил Шәймөхәммәтов озата барды.
Идел буе федераль округының иң көчле самбочылары белән киеренке көрәштә Софья үз авырлык категориясендә өченче урынны яулады. Бу җиңү белән ул Россия самбо буенча финал ярышларында катнашуын тәэмин итте, анда илнең иң яхшы спортчылары белән көч сынашачак.
Тырыш тренировкалар, дисциплина һәм көчле тренерлар составы ярдәмендә безнең районның яшь самбочысы һәр ярышта мактау пьедесталында балкый, яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Хәзер Софья һәм аның тренерларының бурычы, 20 февральдә узачак самбо буенча Россия финалында әзерләнү һәм уңышлы чыгыш ясау.
Аңа уңышлар телибез!