Мәктәп ашханәсендә туклану сыйфаты тикшерелде

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

 

1 класс ата-аналарыннан торган комиссия фактик ашамлыклар  җыелмасына туры килгән меню белән танышты.

Блюдоларны татып карадылар һәм ашамлыкларның тәмен уңай бәяләделәр. Әниләргә мәктәп ашханәсен оештыру, эш графигы, туклану режимы, санитар нормалар, унике көнлек меню системасы буенча документлар тәкъдим ителде. Аналар, кире элемтә өчен мөһим мәгълүмат буларак, менюны төрлеләндерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Алар шулай ук укучыларның ашханәдә үзләрен тоту культурасына, гигиенага өйрәтелгәнлеген билгеләделәр. Санитария-эпидемия таләпләре үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International