Бүлек начальнигы Лилия Гәрәева алар өчен архивның яңа бинасы буйлап экскурсия үткәрде, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган күргәзмә турында сөйләде. Архив эше белән таныштырды.Ул шулай ук аларга “Ядкяр” шәҗәрә порталы турында аңлатма бирде. Җәмгыять әгъзалары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.