“Балаларга бергәләшеп ярдәм итик”

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

“Балаларга бергәләшеп ярдәм итик” дип аталган хәйрия акциясе безнең районда да старт алды.

Әлеге акция “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында игълан ителде. Аның максаты булып аз керемле гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балаларны мәктәп формасы, канцелярия товарлары һәм портфельләр белән тәэмин итү тора. Балаларга шатлык бүләк итү кебек игелекле эштә катнашып, сез Белем көне – 1 сентябрьдә кечкенә якташларыбызның якты карашларын сүндермәскә булышачаксыз. Акча җыю өчен урналар “Магнит”, “Фарвин”, “Моя семья” һәм “Авоська” сәүдә нокталарында урнашкан. Моннан тыш, урналарны ГРЭС, “Электросоединитель”, химия, электромеханика заводлары һәм Әпсәләм комбинаты территорияләрендә урнаштыру планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International