Район җитәкчелеге һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре Әпсәләм комбинаты һәм «Волма-Әбсәләм» хезмәт коллективлары белән очрашты.

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Әпсәләм комбинатында җыелма тимер – бетонның гомуми күләме 37 951 кубометр тәшкил иткән: 2021 ел белән чагыштырганда, үсеш 47,8 процент тәшкил иткән. Предприятие продукциясе заказчыларга тимер юл белән китә.  Хисап елында АКСКиМ территориясеннән 1171 вагон киткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 46 процентка югарырак. Предприятиенең төп заказчылары - нефть һәм нефть-газ сәнәгате компанияләре. Җитештерү күләмнәре 11 процентка арту белән хезмәткәрләрнең хезмәт хакы да арткан: хисап елында уртача хезмәт хакы 37,5 сум тәшкил иткән. Әпсәләм комбинатының салым түләүләре - 80 млн сум, шуларның 15 млн сумы - НДФЛ. Ягъни салымның бу төре федераль бюджетка китми - зур өлеше төбәк бюджетына һәм өлешчә - җирле бюджетка юнәлтелә. Башкача әйткәндә, предприятиенең уңышлы эшчәнлеге компаниянең уңышы гына түгел. Ул муниципаль берәмлек тормышында да тиешенчә чагыла.

 

Әпсәләм комбинаты үсешендә яңа юнәлеш булып яңа производстволар үзләштерү тора, аерым алганда - профнастил эшләп чыгару. Узган ел ахырында биредә җиһазлар сатып алынган һәм бүгенге көндә әлеге цехта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара. Эш урыннары яңадан ачылачак. Сүз уңаеннан, комбинатның вахта автобусы эшчеләрне районның һәр авылыннан алып китә.

 

«ВОЛМА-Әбсәләм” ҖЧҖ гипсокартон җитештерә. Пандемиягә карамастан, 2021 елда әлеге предприятиенең икътисади күрсәткечләре иң рекордлы булгандыр, мөгаен. Ә менә хисап елында, 2022 елда, объектив сәбәпләр аркасында җитештерү күләме бераз кимегән. Әмма биредә эшләр һичшиксез яхшырыр, дип ышаналар – кыскартулар булмаячак, продукция үз кулланучысын табачак. Хезмәт хакына килгәндә, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 2021 елның гыйнварында да, 2023 елның башында да арткан.

 

Актлар залында җыелган предприятие хезмәткәрләре район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власованың районда узган елның тормышка ашырылган социаль программалары турындагы докладын тыңладылар. Әбсәләмлеләр өчен яңа ел «уңышлы” булырга вәгъдә итә. Алдагы санда хәбәр иткәнебезчә, Әбсәләм авылында ике социаль әһәмияткә ия объект ачылачак, шулай ук «иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы кысаларында җирле күл буендагы пляжны төзекләндерүнең икенче чираты дәвам итәчәк.

 

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин кыскача агымдагы елның алдагы бурычларына да тукталды. 2023 елда гамәлгә ашырылачак программалар белән соңрак таныштырачакбыз. Чүп чыгару буенча предприятие вәкиленә залдан шәхси йортта исәптә тормаган, дөресрәге, “вафат булганнар” өчен агымдагы елның беренче кварталына түләү исәпләүгә кагылышлы мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттеләр. Сорау контрольгә алынды. Очрашуда Әпсәләм комбинатының генераль директоры Илһам Сафин һәм «Волма-Абсалямово» ҖЧҖ идарәче директоры Игорь Степанов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International