"Пушкин картасы" проекты кысаларында Ютазы мәктәбенең 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен, Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәләре хезмәткәрләре "Зиһенлеләр турниры" эрудит-уены үткәрде

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар «Игътибар - табышмак», «Картинка-перевертыш», «Игътибар - шедевр», «Анаграмма», «Яшеренгән сүзләр», «Искиткеч акыллы», «Найди лишнего», «Эрудит», «Сүзне тап» кебек бәйгеләрдә катнаштылар, кара тартмада нәрсә икәнен уйлап таптылар. Монда уенчылардан мантыйк, зирәклек, фактларны чагыштыра белү, ә иң мөһиме - командада нәтиҗәле эшләү таләп ителде. Бөтенесенә дә кызык булды! Балалар онытылмаслык тәэсирләр алды, уңай эмоцияләр кичерде һәм сәламәт азарт “эләктерде”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International