Ютазы районыннан гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына юнәлтелде

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнвар көнне Пушкин, 105/1 (элеккеге салым хезмәте) Ютазы районының гуманитар җыем пунктыннан, солдатлар өчен махсус-хәрби операция зонасына йөк җибәрелде. Моннан гуманитар ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнүчеләргә китте. Районыбыз мобилизацияләнүчеләренең якыннары һәм туганнары  үзләренең шәхси посылкаларын да тапшырдылар. Җыенда Ютазы районының барлык битараф булмаган халкы - мәктәпләр, балалар бакчалары, учреждениеләр һәм оешмалар, хатын-кызлар советы, пенсионерлар, яшьләр, иҗтимагый оешмалар катнашты.

Безнең ярдәм файдалы һәм үз вакытында булсын. Ә иң мөһиме, барлык солдатлар да махсус операция зонасыннан исән һәм сәламәт әйләнеп кайтсыннар. Игелекле йөрәкләрегез өчен зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International