27 гыйнвар көнне яшьармиячеләр һәм Балалар иҗат үзәге укучылары арасында ачык шахмат турниры узды. Көрәш барышында кара һәм ак шахмат кырларында #Ютазы районы яшьармия отрядының һәм Балалар иҗаты үзәге укучыларының 20 дән артык вәкиле көч сынашты.
Күп кенә катнашучылар өчен мондый турнир аларның тормышында беренче булды һәм дулкынлануын бөтенесе дә җиңә алмады. Шуңа да карамастан, уеннан тыш, балалар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашты, һәм турнир вакытында яхшы мохит хөкем сөрде.
Хөкемдар Сәетгәрәева Регина Зөбәер кызы