«Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында Ютазы районының ир-егетләр командалары арасында «Киез итекләрдә футбол» дип аталган гадәти булмаган турнир узды.
Ярышлар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды. Барлыгы районның авыл җирлекләреннән, предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан 10 команда катнашты.
Киез итекле футбол - ул уен гына түгел, ул очып киткән киез итекләр, адреналин, һәркайда һәм һәр җирдә кар, бер сүз белән драйв һәм энергия.
Уен кырында кызу булды! Барлык катнашучылар да кызыклы һәм куәтле уен күрсәтеп, тулы көченә чыгыш ясады. Тайгак уен кырына карамастан, футболчылар тупны оста гына куа һәм гол кертә алды. Уенчыларны якларга аларның эш буенча хезмәттәшләре, дуслары һәм якыннары килгән иде.
Мәдәният бүлеге командасын яклау төркеме, шаян такмаклар җырлап һәм күңелле речевкалар кычкырып, креатив рәвештә үз миссиясенә кереште.
Финал уеннары йомгаклары буенча түбәндәге җиңүчеләр ачыкланды:
1 урын - "Ионас" командасы, 2 урын - "Подгорный" командасы, 3 урын -
"ЭЭМ" командасы.
Тиздән, 4 февральдә (шимбә) шундый ук чара - киез итекләрдә футбол ярышлары, Ютазы районы хатын-кызлар командалары арасында узачак.
Катнашырга теләүчеләр яшьләр бүлегенең электрон почтасына заявкалар бирә ала: utazamolpolitika@mail. ru