27 гыйнвар көнне Туймазы шәһәренең "Олимпиец" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2007-2008 елгы кызлар арасында волейбол буенча төбәкара волейбол турниры узды.
Ярышларда Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы командалары катнашты.
Ютазы районын "Уруссинка" командасы яклады (тренеры Гариев Г.Г.) Безнең команда 4 нче урынны алды.
- Урын призлы булмаса да, без нәтиҗәгә канәгать. Спорт мәктәпләреннән, мондый турнирларда катнашуның зур ярыш стажы булган иң көчле көндәшләр белән уйнаганда, без зур тәҗрибә алдык һәм алга таба хәрәкәт итәчәкбез һәм үсәчәкбез, - дип уртаклашты тәэсирләре белән команда тренеры Газинур Гәрәев.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1-"Туймазы" (“Лидер” ВМ)
2-"Бугульма" ("Факел" СМ),
3- "Мөслим"
4- Урыссу («Уруссинка” ВМ)
5- "Бөгелмә-2
"6- "Иске Туймазы"