Кирәкле мәгълүмат!

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

 

Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы тармагы үсешенең өстенлекле һәм перспектив юнәлешләреннән берсе - агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау. Экспорт үсеше чимал базасы булу һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, тирәнтен эшкәртү, саклау буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле.

 

2022 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме, 2021 ел белән чагыштырганда 6,9 процентка артып, 417 млн.доллар тәшкил итте. «Хәләл» продукция экспорты аерым юнәлеш булып тора. 2020 елдан бу категория продукция 2,6 тапкыр 6,5 миллион долларга кадәр артты.

 

Агросәнәгать комплексы продукциясен дөньяның 54 иленә китерү географиясе белән тышкы икътисади эшчәнлектә 160 катнашучы экспортлый.

 

Россия Федерациясе территориясеннән экспорт төяп җибәрүләрне планлы үстерү максатларында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан агросәнәгать комплексында экспортерларга һәм инвесторларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.

 

Алар буенча мәгълүмат түбәндә сылтамалар буенча китерелгән:

 

/file/jutaza/File/Transportirovka produkcii APK-(PPRF 1104).pdf

/file/jutaza/File/Sertifikaciya na vneshnix ry'nkax (PPRF 1816).pdf

/file/jutaza/File/PPRF 137 (Kapeksy').pdf

/file/jutaza/File/L`gotny'e kredity' e`ksporteram (PPRF 512).pdf

/file/jutaza/File/Mery' gospodderzhki e`ksporterov APK.docx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International