“Яшь талантлар” студиясе укучылары дәрестә эшләргә һәм рәхәтләнеп ял итәргә өлгерә.
Вокал дәресе салмак кына чәй эчүгә һәм күңел ачу программасына күчте. Балалар бик теләп дәресләргә йөриләр, чөнки биредә аларны кызыклы материал тәкъдим итү, яңа дуслар, искиткеч педагог Гөлчәчәк Вәлиева көтә. Аның тәрбияләнүчеләре дәресләрдә үзләрен иркен һәм уңайлы хис итә, менә шунысы кыйммәт.