Балалар иҗат үзәгенең «Активистлар лигасы» волонтерлар отряды, өстәмә белем педагогы Лилия Галипова җитәкчелегендә, безнең сугышчылар өчен фәрештәләр әзерләде.
- Солдатларыбызга фәрештәләр бүләк итәбез, алар сезне безнең йөрәк җылысы белән җылытсын. Җиңү хакына тормышыгызны куркыныч астына куюыгыз өчен рәхмәт. Безнең өчен өйдән еракта хезмәт итүче солдатларның аларны хәтерләүләрен, яратуларын, көтүләрен тоюлары бик мөһим! Һәм без сезнең белән горурланабыз! - диде Балалар иҗат үзәгендә укучыларның берсе.