Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ-мастер» командасы кубогына картинг буенча республика кышкы ярышлары узды. «КАМАЗ-мастер» кубогына картинг буенча кышкы ярышлар - төрле классларда кышкы картинг буенча традицион булмаган классификацияләнмәүче ярышлар.
Ютазы районыннан "Шмель" карт-клубының өч пилоты шәхси зачетта катнашты. Шуларның берсе Арсений Шерер "Honda GX270" классында 1 урынны алды. Яшь якташыбызны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм алга таба да зур җиңүләр телибез!