«Активистлар лигасы» балалар иҗаты үзәге волонтерлары, өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә, мобилизацияләнүчеләр өчен беренче зарурилыкка гуманитар ярдәм җыйдылар.
Шулай ук, волонтёрлар тарафыннан сугышчыларны туган җирдә көтүләрен символлаштырган "Бәхет фәрештәсе" курчаклары ясалган. Һәр әйбер посылкага салыначак.