«Азнакай шәһәренең 4 нче лицей» муниципаль мәгариф учреждениесе базасында шахмат буенча икенче турнир узды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

2023 ел Татарстан Республикасы чемпионатына сайлап алу кысаларында



тиз шахмат турнирында Балалар иҗат үзәгенең "Ак ладья" берләшмәсе 4 укучысы (Зәйдуллин Илнар, Фатыйхов Бәхтияр, Ямаев Әмир, Бадыков Вильдан) катнашты. Җитәкчеләре Сәетгәрәева Регина Зөбәер кызы. Һәр катнашучы лаеклы нәтиҗә күрсәтте һәм Шахмат федерациясендә үзенең шәхси рейтингын күтәрде. Фатыйхов Бәхтияргә икенче яшьүсмерләр разряды бирелгән. "Мәгариф бүлеге" МКУ начальнигы Сергей Александрович Абрамовка сәфәргә баруда күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International