30 гыйнварда Үзәк балалар китапханәсендә коррекцион интернат мәктәбенең кече мәктәп укучылары өчен үсеш дәресләре үткәрелде.

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Комда уен - ул бала өчен эшчәнлекнең табигый һәм һәркем файдалана алырлык рәвеше, нәтиҗәдә:

 

- кул интеллектының нигезе буларак, тактиль сизгерлек үсеш ала;

 

- танып белү функцияләре: үзләштерү, игътибар, хәтер, фикерләү, сөйләм һәм моторика үсә;

- баланың предмет-уен эшчәнлеге һәм коммуникатив күнекмәләре камилләштерелә;

- баланың мөстәкыйль эшләргә теләге көчәя һәм, әлбәттә, бу шөгыльләр аркасында баланың эмоциональ халәте тотрыклана.

 Китапханә мөдире Светлана Кунафина балаларны ком белән рәсем ясау өчен яктылык модуле белән таныштырды. Балалар өчен мавыктыргыч уен рәвешендә Сизгер учлар», «Камыр», «Человечки», «Следы-узоры» дип аталган күнегүләр үткәрелде. Чара азагында «Танып бел һәм үзеңне җиң» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, ул баланың көндәлек тормышы психологиясенә кагылышлы бик күп мөһим сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International