Район мәдәният йортында Владимир Высоцкий истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль конкурс узды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Дөресен әйткәндә, бу шагыйрь, җырлар башкаручы автор, кино һәм театр актеры таныштыруга мохтаҗ түгел. Бервакыт башкаручы осталыгының стереотипларын “җимереп”, ул һәр совет кешесенең өенә “бәреп керә”. Высоцкий аңлашыла һәм бүгенге көндә дә актуаль. 42 яшькә кадәр генә яшәсә дә, ул бүген дә тар даирәдә салмак тормыш агышына сәләтле булмаган зат булып тора. Андыйлар беркайчан да тын “гаваньда” туктап кала  алмаячак - алар һичшиксез вакыйгалар һәм хисләр дулкынында бөтереләчәк.

Чараны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге инициативасы белән район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге мәдәният бүлеге белән берлектә оештырды. Жюри хөкеменә башкаручылар Владимир Высоцкийның популяр әсәрләрен тәкъдим итте. Конкурсның яхшы башлануына тонны "Песня о друге" җырын башкарган "Истоки" халык хоры бирде. Сүз уңаеннан, бу җырны башка катнашучылар да башкарды. Гитара кылларына чиертүче  конкурсантлар, гүя, вакыт буенча күчте. Менә алар тауда:

 

Парня в горы тяни – рискни,

Не бросай одного его,

Пусть он в связке с тобой в одной -

Там поймешь, кто такой.

 

Ә менә телевизордан цирк тамашасы караучы ирле-хатынлы Ваня белән Зинаның бәхәсе шаркылдап көләргә мәҗбүр итә:

- Ой, Вань, умру от акробатиков!

Гляди, как вертится, нахал!

Завцеха наш - товарищ Сатиков -

Недавно в клубе так скакал.

 

   Бу көнне декламацияләнә торган шигырь юллары җыелучыларның йөрәк тибеше белән аваздаш иде. Чөнки бу шагыйрьнең каләме астыннан чыккан һәр сүз - меңләгән һәм меңләгән кешеләрнең фикерләре.

Ветераннар хоры җитәкчесе Ирина Иванаевская билгеләп үткәнчә, Владимир Высоцкийның шигырьләре 237 (!) телгә тәрҗемә ителгән. Сүз уңаеннан, бер элекке хезмәттәшем аны татар теленә дә тәрҗемә иткән. Әйе, әйе, ютазылылар арасында шундыйлар да бар. Сәләтен күрсеннәр һәм шигырьләре матбугатта басылсын иде дип телисе генә кала.

Әлбәттә, конкурс – конкурс инде. Димәк, беренче һәм икенче урынга чыгучылар бар. Высоцкий үзенең шигырьләренең берсендә әйткәнчә:   «Красота! Среди бегущих первых нет и отстающих – бег на месте  общепримиряющий».

  Безнең очракта алай түгел: конкурс йомгаклары буенча катнашучылар грамоталар һәм бүләкләр алды. Әмма шуны да ассызыкларга кирәк, мондый чаралар "чыныктыргыч" - алар фикер йөртергә, шик-шөбһәләрне җиңеп, аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International