Бу күренекле француз язучысы, әдәбият тарихына әкиятче язучы буларак кереп калды. Аның әкиятләрен инде балалар өч гасырдан артык белә һәм ярата. Балачактан барлык кешеләргә "Золушка", "Мальчик-с-пальчик", Кот в сапогах", "Красная шапочка" кебек әкиятләр яхшы таныш. Укучылар бу чарада язучының тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннан соң юбиляр язучы әкиятләре буенча әдәби уенда катнаштылар, анда әкиятләрнең дөрес исемен табарга, сорауларга җавап бирергә, рәсемнәр буенча әкият җыярга, табышмаклар табарга, әкиятләр иҗат итәргә һәм шифрланган сүзләр табарга туры килде. Чара Ш.Перро әсәрләре белән китаплар карау белән тәмамланды.