Китапханәче Гәрәева Рузилә Сталинград өчен канкойгыч эләгешләр, Сталинградны саклаучы каһарманнар, алар бу куркыныч сугышта үз гомерләре белән җиңү яулаган һәм Бөек Ватан сугышы барышында борылыш мизгеленә әверелгән совет солдатларының батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләде. Катнашучылар «Сталинградның героик батырлыгы» презентациясен, «Павлов йорты», «Уран операциясе» видеоматериалларын карадылар, «Сталинград сугышы» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Чара Сталинград шәһәре өчен һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.