Ел саен 2 февральдә Сугышчан дан көннәренең берсе - Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә.

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Алыш 1943 елда була һәм тарихка Икенче бөтендөнья сугышының иң канкойгыч сугышларының берсе буларак кереп кала.

Бу дата алдыннан интернат коррекцион мәктәп укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсендә “Бу көн мәңге онытылырык түгел...” дигән патриотик сәгать узды. Ул Сталинград янында немец армиясен тар-мар итүгә 80 ел тулуга, Бөек Ватан сугышының героик сәхифәсенә багышланган иде. Балалар бик күп кызыклы тарихи фактлар белделәр, аларга сугыш елларында фронтларда һәм дошман тылында өлкәннәр белән балаларның ничек сугышканын бәян иттеләр. Олылар һәм балаларга ачлык-ялангачлык һәм туганнарын югалту кайгысын кичерергә туры килгән, әмма алар, җиңү өчен, көчләреннән килгәннең барысын да эшләгән. "Сталинград" кинофильмыннан өзекләрне карау Бөек Ватан сугышының бөтен куркынычын күрсәтте. Чара азагында әлеге тема буенча әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International