Бүген, 2 февральдә, Ютазы муниципаль районы башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Карауга кичә Урыссу поселогының Урыссу урамы буенча булган үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенә кагылышлы сорау чыгарылды.

Бер хатын-кызны җәяүлеләр кичүендә йөк автомобиле бәрдерү нәтиҗәсендә, ул алынган җәрәхәтләрдән реанимациядә үлгән. Йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, җәяүлеләр кичүен һәм билгесен күрмәгән, җәяүлегә юл бирмәгән һәм таптаткан. Әлеге юл-транспорт һәлакәте аның  гаебе белән килеп чыккан автомобильчегә ЮХИДИ бүлеге тарафыннан беркетмә төзелгән.

Комиссия утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, «Төзекләндерү» МУП вәкиле һәм инфраструктура үсеше бүлеге белгече тыңланды. Комиссия юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл өлешендә ясалма тигезсезлек урнаштыру буенча тиешле чаралар үткәрү турында карар кабул итте. Комиссия рәисе Светлана Самонина мәгариф бүлегенә һәм Урыссу район үзәк хастаханәсенә укучыларны һәм өлкән яшьтәге затларны яктылыкны кире кайтаргыч элементлар белән тәэмин итүне йөкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International