Ютазы урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы Вәлиева Гөлчәчәк Иргали кызы 3 сыйныф укучылары өчен театр сәнгате буенча мастер - класс үткәрде

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Балалар даими рәвештә уен белән мәшгуль. Һәрбер бала үз ролен уйнарга тели.

 

Баланы уйнарга, роль уйнарга һәм эшләргә өйрәтү, шуның белән бергә аңа тормыш тәҗрибәсе тупларга булышу – боларның барысын да тормышка ашырырга театр ярдәм итә.

Балалар бик теләп һәм азарт белән артикуляция, сулыш күнегүләрен башкардылар, тавыш көчәйтү һәм регистрлар өчен күнегүләр ясадылар. Балаларга күңелле тиззәйткечләр, тематик табышмаклар бик ошады.

Балалар театральләштерелгән уеннарны бик ярата, чөнки алар спектакль геройлары белән чын тормышта булган барлык хисләрне кичерергә өйрәнә.

Театральләштерелгән эшчәнлек балаларны гүзәллек дөньясы белән таныштырып кына калмыйча, аларда шәфкатьлелек, кызганучанлык сәләтен көчәйтә, фантазияне, фикер йөртүне активлаштыра, ә иң мөһиме – эстетик яктан тәрбияли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International