Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Әлфия Котдус кызы Ютазы урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучыларын төрле традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштырды.
Бу техника фантазияне чагылдыру өчен киң мөмкинлекләр ача, балага омтылышларны, мөстәкыйльлекне һәм инициативаны күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Мастер-класс балаларга бик ошады. Алар альбом битенә бармаклары һәм мамыклы таякчыклар белән буяулар буяды. Рәсемнәр якты, төсле, кызыклы, гадәти булмаганча килеп чыкты. Мастер-класс яхшы, профессиональ дәрәҗәдә үткәрелде.