3 февральдә Ютазы муниципаль районының Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО тестлаштыру үзәге һәм "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Урыссу интернат-мәктәбе» ДБББУ педагогик составы тарафыннан «Кышкы күңел ачулар” һәм «ГТО хәрәкәтенә тартыл» акциясе үткәрелде.
Анда балаларга уен формасында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО сынау нормативларыннан күнегүләр аңлатылды һәм күрсәтелде.
Бу чараларның максаты балаларның сәламәтлеген ныгыту иде;
- хәрәкәт осталыкларын һәм физик сыйфатларны үстерү;
- укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
- балаларның сәламәтлеген ныгыту;
- «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК ГТО комплексын популярлаштыру.
- ГТО комплексы турында төшенчә формалаштыру;
- төркемнәрдә эшне оештыра белүне үстерү;
- патриотлык хисе тәрбияләү.