Урыссудагы 2 нче мәктәптә кече сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча линейка үткәрелде

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Урыссуның 2нче номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик линейка узды.

Балаларга үз тормышларын куркыныч астына куймас өчен, урамда ничек вакыт үткәрергә кирәклеге турында сөйләделәр.

Балаларга «ватрушка»ларда һәм чанада шууның куркынычы турында искә төшерделәр. Аерым игътибарны яктылык чагылдыру элементларын куллану зарурлыгына юнәлттеләр, өстәвенә, алар берәү генә булырга тиеш түгел - ул чагында машина йөртүчеләр баланы теләсә кайсы һава торышында һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күрәчәк.

Укучыларны «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләделәр.

Линейка ахырында махсус хәрби операциядә катнашкан урыссулы чыгыш ясады, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә язган открыткалары һәм күрсәтелгән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International